24 Aralık 2015 Perşembe

http://watan.su/ash-bulmase?limitstart=0

Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы.

пешерүчеТатар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.
Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннаргачәкчәккош телегөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар.

Кәбестә бәлеше

Кәбестә бәлеше
Кәбестә бәлеше дә - ачы камырдан; ул яшел суган бәлешекебек үк ясала.

Кәбестә бәлеше эче әзерләү.

Тыгыз башлы кәбестә сайлап алып, тышкы яфракларын чистарткач, күчәнен кисеп ташлыйлар һәм, вак кына итеп, тагаракта чабалар. Аннары, тоз сибеп, кул белән уалар, иләктә суын саркыталар. Шуннан соң кәбестәне майлы табага салалар да, бераз тоз өстәп, өстен каплап сүрән утта йомшарганчы парландыралар. Суынгач, вак кына турап пешкән йомырка, күп итеп май һәм тоз салып, яхшылап болгаталар һәм бәлеш ясыйлар. Кәбестәне табадагы камырга тигезләп җәйгәч, кискәндә, ашаганда эче коелмасын өчен, өстенә 1-2 чи йомырка туглап салалар.
1 бәлешкә: 1-1,2 кг ачы камыр, 2 кг кәбестә, 200-250 г май, 6-7 йомырка, 1/2 стакан сөт.
video
татар халык ашлары

Бәлеш

Бәлеш
Бәлешне сыер, сарык һәм төрле кош итеннән, балыктан, ярмадан һәм яшелчәләрдән (бәрәңге, кишер, кәбестә һ.б.), җиләк-җимештән пешерәләр.
Бәлешне биек итеп тә, тәбәнәк итеп тә, вак кына итеп тә ясыйлар. Биек бәлеш (аны "зур бәлеш" дип тә йөртәләр), гадәттә, шулпалы була. Ярмалы бәлешне табынга табасы белән чыгаралар, башта аның өстен кисеп өләшәләр, аннары, эченә май салып болгаталар да, эчен һәм кырые белән төбен кисеп, һәр кешегә салып чыгалар.
Тәбәнәк бәлешне "юка бәлеш" диләр, аны, өлешләргә бүлеп, кеше саен тәлинкәгә куялар.

Итле бәрәңге бәлешне.

Бәлеш
Ачы камырны юка гына итеп җәяләр; Эчлек өчен әрчелгән бәрәңгене вак итеп шакмаклап турыйлар, майда кыздырылган башлы суган, эретелгән май, ит тарткычтан чыгарылган терлек ите, тоз, борыч кушып болгаталар. Шул эчлекне җәелгән камыр өстенә салалар һәм, икенче камыр җәймәсе белән каплап, астагы камыр белән тоташтыралар, матур итеп сырлыйлар, өстенә йомырка сарысы сөртәләр һәм газ мичендә пешереп алалар. Табынга табасы белән китерәләр.
1 бәлешкә: 600-800 г камыр, 1,2 кг бәрәңге, 500-600 г сум ит, 200 г башлы суган, тоз, борыч - кирәгенчә.

Яшел суган бәлеше

Бу бәлешне ачы камырдан башка бәлешләр кебек үк ясыйлар һәм, өстен майлап; мичтә яки духовкада 40-45 минут пешерәләр.
Бәлеш эче әзерләү: Яшел суганны, чистартып, салкын суда югач, чиста тастымалга салып саркыталар, вак кына турап, өстенә тоз сибәләр дә иләккә салып куялар. Аннары, пешкән йомырканың кабыгын әрчеп, вак итеп турыйлар, өстенә тоз һәм май сибәләр, суган белән кушып, яхшылап болгаталар.
1 бәлешкә: 1-1,2 кг ачы камыр, 1,5-2 кг яшел суган, 6-8 йомырка, 200 г май, тоз.

Балык бәлеше

Бәлешне аз сөякле итләч балыклардан - җәен, судак, чуртан, севрюга, мәрсин балык, кырпы һ.б. пешерәләр.
Балыкны чистарткач, салкын суда юып саркыталар. Аннары кул киңлегендә кисәкләргә, һәр кисәкне умыртка сөяге буйлап икегә бүләләр, умыртка сөяген һәм кылчыкларын алгач, һәр кисәккә кирәгенчә тоз сөртеп куялар.
Гадәттә балык бәлешен бүрттергән дөге яки саго кушып пешерәләр.
Балык бәлешенә ачы камыр яхшырак. Камырны майлы табага җәяләр, өстенә тигезләп дөге салалар, аннан соң балык тезәләр, балык өстенә туралган суган, бераз борыч сипкәч, тагы дөге салалар һәм, май сибеп, бәлешнең өстен ябалар.
Аннары өстен чи йомырка белән майлап, мичкә тыгалар.
Балык бәлешен дөгесез дә пешереп була, ул чагында суган күбрәк салына. Дөге урынына бәрәңге боламыгы да салырга мөмкин.
1 бәлешкә: 1-1,2 кг ачы камыр, 1 кг балык, 300-350 г дөге, 150-200 г суган, 200-250 г май, тоз, борыч.
video
татар халык ашлары Бәлеш

Каймаклы тавык

каймаклы тавык

Каймаклы тавык

Табада кыздыру өчен чебеш яисә кечерәк яшь тавык әйбәт. Чистарткач, урталай яралар, тиреле ягыннан тукмак белән яссыланганчы суккалыйлар, ике ягына да тоз, борыч сибеп ышкыйлар, 1-2 сәгать салкында тоталар. Аннары кызу майлы табада, әйләндерә-әйләндерә, 35-40 минут кыздыралар.
Кыздырган тавык итен кәстрүлгә салып, бераз гына шулпа, вак итеп тураган кишер, суган, тоз, борыч, каймак өстәп, 10-15 минут кайнатып алалар.
Каймаклы тавыкны табынга яшелчәләр белән бирәләр.
1 өлешкә: 150 г. тавык, 20 г. башлы суган, 15-20 г. май, 50-75 г. каймак, тоз, борыч - кирәгенчә.
video
татар халык ашлары

Кабак бәлеше.

Кабак бәлеше.

Кабак бәлеше

Кабак бәлешен дә башкабәлешләрне ясаган кебек үк ачы камырдан ясыйлар, тик ясаганнан соң, мичкә тыкканчы табасында 30-40 минут кабарталар. Аннары, өстенә чи йомырка сөртеп, мичкә тыгалар. Бәлеш 60-80 минут пешә, мичтән алгач, бераз суытып кисәләр.
Бәлеш эче әзерләү: Бәлеш өчен өлгергән каты кабак алалар. Башта, урталай ярып, эчен чистарталар, кабыгын әрчиләр һәм вак кына итеп турыйлар. Аннары өстенә тоз сибеп бераз угач, иләктә саркыталар һәм бүрттерелгән дөге кушалар, сары май эретеп салалар.
Кабакны, шакмаклап турап, кайнар суга салып алырга да мөмкин, аннан соң, иләккә яисә чиста тастымалга салып саркыткач, шикәр, тоз, ярма һәм май салып болгаталар.
Кабак бәлешен бүрттерелгән тары ярмасы белән дә пешерәләр. Кабак бәлешенә ярманы бүрттермичә дә салырга була.
1 бәлешкә: 1 кг ачы камыр, 1,5 кг кабак, 300 г дөге яисә тары ярмасы, 250-300 г сары май, бәлеш өстен майларга 1 йомырка.
video

Тиз пешергән кабак бәлеше

Эреткән май, тоз, лимон кислотасын, йомырканы яхшылап болгаталар. Шуңа вак итеп туралган кабак, бәрәңге боткасы катнаштыралар (йөзем җимеше дә салырга мөмкин). Майлы табага тигез итеп җәйгәч, өстенә йомырка сарысы сөртәләр, 45-50 минут духовкада пешерәләр. Аннары, бераз суытып, табынга бирәләр.
500 г кабакка: 50 г май, 250 г бәрәңге боткасы, 100 г йөзем җимеше, калганнары - кирәгенчә.
татар халык ашлары

Каймаклы пирог

сметанник

Каймаклы пирог "Сметанник"

Каты итеп басылган ачы камырны, җәеп, таба кырыена җиткереп майлы табага салалар. Тирән савытка йомырка сытып, каймак, шикәр комы өстиләр һәм болгаталар. Шуны камыр өстенә 1-2 см калынлыкта салып, кырыйларын сырлыйлар һәм духовкада 30-40 минут пешерәләр. Әзер пирогы суытып, кисеп чәй янына бирәләр.
1 сметанникка: 0,5 кг камыр, 500 г каймак, 4 йомырка, шикәр комы.

"Грекча салат"

Өстәлгә помидор, яшел кыяр, баллы борыч (аның төрле төстәгеләрен алсан, тагын да яхшырак), төше алынган зәйтүн җимеше, брынза, пекин кәбестәсе, көнбагыш яки зәйтүн мае алып куялар. Башта помидор, кыяр, борыч, кәбестәне яхшылап салкын суда юалар. Кыярның башларын кисеп алырга, помидорның сабагын өзәргә, борычны орлыкларыннан чистартырга онытмабыз. Аннан аларны 2 см зурлыгында шакмаклап турыйлар. Туралган яшелчәләрне тирән савытка салалар. Хәзер инде сырны да нәкъ шулай ук шакмаклап турыйлар һәм савытка бушаталар. Продуктлар өстенә зәйтүн җимешләре салалар да, бераз көнбагыш яки зәйтүн мае өстәп, яхшылап болгаталар.
татар халык ашлары

Hiç yorum yok:

Yorum Gönder

 

KAZAN TATAR YEMEKLERİ © 2010

Blogger Templates by Splashy Templates